Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Якташыбыз Илнур Хәмидуллин хөрмәтләнде

Свердловск өлкәсендә «Курай» ансамбленең 15нче юбилей концерты булды

23 мартта Березов шәһәр округының «Современник» мәдәният сараенда «Курай» ансамбленең күптән көтелгән 15нче юбилей концерты булды.

«Курай» ансамбле 2009 елдан бирле якташыбыз, Куныр авылы егете Илнур Хәмидуллин җитәкчелегендә эшчәнлеген алып бара.

Ансамбль оешканнан бирле концертлар кую һәм гастрольләргә йөрү белән актив шөгыльләнә, шулай ук күп кенә конкурсларда һәм фестивальләрдә даими рәвештә катнаша. Коллектив күп тапкырлар «Урал сандугачы» татар җыры һәм музыкасын башкаручылар ачык фестиваль-конкурсы лауреаты булды.

Туган якларыннан читтә яшәүче райондашларның халкыбызның рухын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм киләчәк буынга ирештерү өчен башкарган хезмәтләре хакында берничә ел элек сайтыбызда язган идек инде. Куныр авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Урал якларында татар милләтенә армый-талмый хезмәт итүче якташларыбыз  Илнур Хәмидуллин һәм Гөлсия Гарипова хакында биредән – «Татар рухының сагында торучы якташларым» укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев