Яңа закон: Татарстанда кешеләргә һөҗүм иткән йортсыз хайваннарны нишләтергә икәнен хәл иттеләр
Режим үзе карар кабул ителгәннән соң өч көн эчендә кертелә
Татарстан Республикасында хуҗасыз хайваннар белән бәйле гадәттән тыш хәлләрдә эш итү тәртибе расланды. Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды, дип хәбәр итә Татар-Информ.
Документ нигезендә, аерым режим ике очракта кертелә ала:
- хайваннар арасында куркыныч авырулар таралу куркынычы булганда
- сукбай хайван кеше сәламәтлегенә зыян китергән очракта.
Муниципаль хакимиятләр бу турыда Баш ветеринария идарәсенә мөрәҗәгать итә.
Режим үзе карар кабул ителгәннән соң өч көн эчендә кертелә. Әгәр сүз кешегә һөҗүм турында бара икән, режим булган хәл турында белгәннән соң икенче эш көненнән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш.
Режим кертелгән территориядә, стерильләштерелгәннәрне һәм тамгалары булганнарны да кертеп, йортсыз хайваннарны аулау үткәрелә. Терлекләрне вакытлыча тоту пунктларына тапшыралар. Әгәр 20 календарь көн эчендә хуҗасы табылмаса, хайван үтерелергә тиеш.
Вакытлыча тоту пунктлары хуҗалары терлекләр кергәннән соң өч көн эчендә алар турындагы мәгълүматны интернетка урнаштырырга тиеш. Режим өч айдан да озаграк дәвам итә алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев