Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярышның да ниндие генә....

Быел уенчылар аерым категорияләп уйнадылар

Елга кечкенә генә чишмәдән башланган күк, заманында Салавыч авылы мәдәният йортынын кечкенә генә бер бүлмәсендә, 3-4 өстәл артында, берничә фанат уенчы белән башланган ярышыбыз, бүгенге көндә районара ярыштан, регионара ярыш статусын алды да куйды. Әле, моңарчы, «Балтачагрохимсервис» берләшмәсе генә уздыра торган күләмле ярышның үкчәсенә басты да куйды, диясем килә. Барыгыз да сизенгәндер инде, язмамның нинди ярыш турында барасын.

Язмам, заманында Салавыч авылына гына түгел, районыбызга үзен оста шахматчы буларак таныткан, кыска гына гомер юлында үзе турында якты эз калдырган Фоат Йосыф улы Йосыпов истәлегенә узган шахмат ярышы турында иде. Шахмат уеннарының фанаты буларак, ул үз гомерендә бик күп дусларын шахматка тартты, диясем килә. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән вакытында, кыска гына әбәт чорында да, алар дуслары белән көндәлек шахмат тактасы артына утыра торганнар иде. Әйткәнемчә, беренче ярышыбыз 10 нан артык уенчы белән башланган булса, бүгенге ярышыбыз 81 уенчы белән узды. Билгеле, бу 10 нчы юбилей ярышы икәнен күпләребез белмичә дә килде. Районыбызның игелекле иганәчесе-«Татарстан» хуңалыгы рәисе Айнур Нотфуллин, җирле үзидарә башлыгы Рәсим Латыйпов, мәрхүмнең уллары Алмаз, Марсель, туганнары Искәндәр Әхәтов, купсанлы дуслары тырышлыгы белән уза торган ярышыбызга районыбыз ясле-бакчаларыннан башлап, мәктәпләрдән, оешмалардан, хәтта ерак Мәскәү шәһәреннән, Чуаш республикасының Батыр районыннан Дамир һәм Тәлгатнен, Казаннан кайткан уенчыларның өстәл артына утырулары бөтенләй дә көтелмәгән хәл булды. Уеннар вакытында Рәсим белән сөйләшеп утырабыз. Киләчәккә планнар да корып алдык. "Тора-бара без бу спортзалга да сыймый башларбыз, ахрысы. Әти-әниләрне, остазларны залга кертмичә, балконнарга менгермичә булмас",- дип куйды ул. Чыннан да, ел да ярышлар вакытында өстәмә өстәлләр куярга туры килә бит. Быел да өстәмә өстәлләр белән тулыландырырга туры килде залны. Әйткәнемчә , шундый матур шартларда узды, ярышыбыз. Уенчылар арасында ясле-бакчалардан килгән нәниләр белән рәттән, 80 нче дистәләрен ваклаган аксакалларыбызны күрү, безнең өчен тагын да зуррак шатлык булды. Әнә бит, заманында Фоат Йосыповичның үзе белән уйнап йоргән дуслары- Соснадан Габдерәфыйк Фәйзрахмановны, Бөрбаштан Тәнвир Галимовны, Хәмит Кәримуллины, Килидән Ансар Нәҗиповны, Балтачтан Наил Зариповларны күру, күңелләребезгә аеруча бер җылылык өстәде. Чын күңелдән ярышыбыз дәвамлы булса гына ярар иде дип, телисебез килә. Бик сирәк җирдә үтә шул мондый ярыш. Барысына да бай булды ярышыбыз. Җыры-моңы, тәмле ризыклары, махсус бүләкләре.../кстати, бу ярыштан барлык катнашучы бүләк белән кайтып китә.Н. С, медальләре, дисенме. Юбилей елы буларак, оештыручыларыбыз ярышларыбызга бераз үзгәреш тә кертеп куйганнар. Быел уенчылар аерым категорияләп уйнадылар. Килгән кунакларыбызга да зур хөрмәт күрсәтелде. Алар да акчалата бүләкләр, медальләр белән кайтып киттеләр. Тагын, моңарчы күрелмәгән бер яңалык булды. Казаннан килгән кунагыбыз берүзе берьюлы 20 уенчыга каршы уен оештырды.

Инде җиңүчеләбез белән дә танышырга вакыт җитте кебек.

1-4 сыйныф укучылары арасында беренче урынга Балтачтан Самир Мөхәммәтгалиев белән Нормадан Раидә Мәрдәнова, икенчегә Балтачтан Динар Закиров белән Ясмиә Сафина, өченчегә Балтачтан Макар Иванов белән Нормадан Дина Гатауллина лаек булдылар.

5-11 сыйныф укучылары арасында бу урыннарны Балтачтан Сәйдәш Камалов белән Зифа Корбанова, Салавычтан Мәлик Йосыпов белән Балтачтан Дилә Закирова, Абдельбари Мөхәммәд белән Ралина Шаһимәрдәнова бүлештеләр.

Зурлар арасында Балтачтан Рамилә Шаһимәрданова чемпион булса, калган призлы урыннар Салавычтан Марсель Йосыпов белән Нормадан Ландыш Гарифуллинага тәтеде. Ветераннар арасында исә, Соснадан Фәрит Дәүләтшин, Нормадан Рифкать Нәбиев, Салавычтан Рәфкать Йосыповлар танылдылар. Күрдегезме, мәрхүмнең улы Марсельнең, оныгы Мәликнең, энесе Рәфкатьнең бу ярышта призлы урыннар яулавы, Фоат агабызның рухына изге дога булып, барып ирешсен иде.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат