Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Яз-җәй янгын чыгуның иң куркынычы чоры!

Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә янгын чыгарган һәм милеккә зыян китергән өчен җинаять җаваплылыгы каралган

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апрелендәге 420 номерлы карары нигезендә, агымдагы елның 25 апреленнән алып 11 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк.

Яз килү белән табигать җанлана, әмма шул ук вакытта янгын чыгулар куркынычы да арта. Былтыргы коры үлән, яфрак калдыклары утның тиз таралуы өчен уңай шартлар барлыкка китерә. Бу чорда үзеңне, үз мөлкәтеңне һәм әйләнә-тирә мохитетне уттан саклау максатыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим.

Яз көне янгын чыгуның төп сәбәпләренең берсе – кеше  факторы. Күп кенә кеше, соңгы нәтиҗәләр турында уйламыйча, үз участокларында чүп-чар һәм коры үсемлекләрне яндыра башлый. Әгәр җил учак очкыннарын  еракларга таратса,  зур булмаган учак та зур янгынга сәбәп була ала,

Шулай ук яз көне, янәсе туфракның уңдырышлылыгын яхшырту өчен, дип еш кына коры үләнгә ут төртүләр була. Әмма мондый гамәлләр зур афәткә китерергә, зур урман  янгыннарының сәбәбе булырга мөмкин.

Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, Балтач һәм Кукмара районнарынын өлкән инспекторы  Рафил Шәрәфетдинов түбәндәге берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәклеген аңлата:

 – йорт яны участогын һәм аның тирәсен янучан калдыклардан, чүп-чардан, коелган яфраклардан һәм коры үләннәрдән  территорияне вакытында чистарга;

  – чүп-чарны һәм үләнне яндырмаска. Бу куркыныч кына түгел, бу гамәл законсыз да. Чөнки янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган;

– бина һәм корылмалар янында учак ягу тыела. Калдыклардан яндыру юлы белән котылырга теләсәгез, моны махсус җиһазландырылган урыннарда башкарырыга кирәк һәм ут тулысынча сүнгәнче аның янында булу сорала; 

– авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, басуларда камылны, камыл калдыкларын, коры үләннәрне яндырмаска;

– бина һәм корылмаларга керү юлларын ачык тотыгыз, автомобильләрегезне янгын гидрантлары урнашкан урыннарда калдырмаска;

–  балаларга ут белән уеннарның куркыныч булуын аңлатыгыз һәм учакларны олылар карамагыннан башка ягарга рөхсәт итмәскә;

– табигатьтә ял иткәндә игътибарлы булыгыз. Учакларны рөхсәт ителгән урыннарда гына ягыгыз һәм китәр алдыннан тулысынча сүндерергә;

–   әгәр дә сез төтен яки ут күрсәгез, кичекмәстән 112 номеры белән коткару хезмәтенә яки 01 (өй телефоныннан) 101 (кәрәзле телефоннан) номеры буенча шалтыратыгыз.

Шулай ук ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә янгын чыгарган һәм милеккә зыян китергән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Янгынга каршы махсус режим  барганда штрафлар саны икеләтә арта:

  • административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексынын 20.4 матдәсенең 2 статьясы нигезендә янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган шул ук гамәлләр; гражданнарга - 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр;
  • вазыйфаи затларга - 30 меңнән алып 60 мең сумга кадәр;
  • эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
  • юридик затларга - 400 меңнән алып 800 мең сумга кадәр административ штраф салынуга  китерә.

Язгы янгын куркынычы чоры һәрберебезнең игътибарын һәм җаваплылыгын таләп итә, без үзебезне дә, табигатебезне дә янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен үтәп кенә саклый алачакбыз.

Исегездә тотыгыз, ут белән шаярмыйлар.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча янгын куркынычсызлыгы идәрәсенең Балтач һәм Кукмара муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактика эше буенча районара бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев