Бүген Балтачта узган бәйрәм чарасында ике райондашыбызга «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырылды
Быел районыбызда «Ана даны — Материнская слава» медален алучылар саны янә икегә артты.
Бүген район мәдәният үзәгендә узган бәйрәм чарасында гаиләләре белән Балтач бистәсендә яшәүче һәм һәрберсе бишәр балага гомер биргән хөрмәтле гүзәл затлар — Ландыш Радик кызы Шәмсетдинова һәм Гүзәл Габделнур кызы Якуповаларга «Ана даны — Материнская слава» медале тапшырылды.
Нет комментариев