Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Ильяс Сәмигуллин «Хезмәт кешесен данлыйбыз – 2025» республика конкурсында җиңү яулады

Сарман районында яшь комбайнчыларның “Хезмәт кешесен данлыйбыз-2025” республика конкурсы узды

Сарман районында яшь комбайнчыларның “Хезмәт кешесен данлыйбыз-2025” республика конкурсы узды

Конкурсны «Татарстан» дәүләт теле-радио компаниясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә үткәрә.

Һәр конкурсантка бу эштә үзенең виртуоз булуын исбатлау мөһим иде. Тестларда комбайнчылар теоретик сорауларга җавап бирделәр. Практика буенча имтиханнарда экспертларның комбайнның ничек эшләве, чәчү эшләре яисә бөртеклеләрне җыеп алу вакытында штаттан тыш хәлләр килеп чыгарга мөмкин дигән сорауларына җавап бирделәр.

Яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз – 2025» республика конкурсы райондашыбызга да зур җиңү алып килде.  «Игенче» хуҗалыгыннан Ильяс Сәмигуллин «Урып-җыюда иң яхшы теоретик белемнәр» номинациясендә җиңү яулады. Бу Ильясның югары потенциалын һәм һөнәри ярышларда күрсәткән теоритик белемнәренең бик яхшы булуын күрсәтә. Бу җиңү – тырыш хезмәт, чын осталык һәм үз һөнәреңә тугрылык нәтиҗәсе. Ильясны югары казанышы белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев