Илүзә Мифтаховага 100 мең сум акча бирелде
Түләү авыл җирлегендә яшәп, 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан әниләргә бирелә.
Мифтахова Илүзә Рифат кызына «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган түләү тапшырылганы турында хәбәр итү бик күңелле! Бу ярдәм, авыл хатын-кызларының гаилә тормышын һәм балалар тәрбияләүне җиңеләйтү максатыннан оештырылган.
Әлеге түләү авыл җирлегендә яшәп, 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан әниләргә бирелә.
Күпбалалы яшь әниләргә ярдәм итү, аларның социаль һәм икътисади хәлен яхшыртуда зур роль уйный. Илүзәгә һәм аның балаларына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! Аларның тормышы һәрвакыт шатлыкка тулып торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев