«Җитәкчеләр үтенечебезне ишетсә иде!»
Билгеле булганча, Балтачыбызда соңгы елларда зур төзелешләр, үзгәртү эшләре алып барыла. Юллар яңартыла, канализация челтәрләре салына, спорт корылмалары төзелә, юллар кырыендагы су агу жайланмалыры урнаштырыла, тротуарлар җәелә. Әмма...
Хөрмәтле «Хезмәт» газетасы редакциясе, сезгә ярдәм сорап бертөркем Балтачтагы автовокзал каршында урнашкан «Пяторочка» кибетенең сатып алучылары мөрәҗәгать итә.
Билгеле булганча, Балтачыбызда соңгы елларда зур төзелешләр, үзгәртү эшләре алып барыла. Юллар яңартыла, канализация челтәрләре салына, спорт корылмалары төзелә, юллар кырыендагы су агу жайланмалыры урнаштырыла, тротуарлар җәелә. Әмма шушы зур, матур эшләр барышында кечкенә генә булса да, бик мөһим эшләр күзгә күренмичә кала. Сүзебез, автовокзал каршындагы «Пяторочка» кибетенә җәяүлеләр өчен керү-чыгу юлы хакында.
Ленин урамы аша салынган җәяүлеләр кичүеннән кибеткә барыр яисә кирегә кайтыр өчен безгә әйләнгеч юлдан, машиналар йөри торган юлдан яисә кырыеннан барырга-кайтырга мәҗбүрбез. Бу исә безгә өлкән буын кешеләренә уңайсызлыклар тудыра, җәяүлеләрнең куркынычсызлык, иминлек кагыйдәләренә дә туры килми, салкыннар башланып, бозлавыкта таеп китеп автомашина астына керү ихтималы да юк түгел. Район, жирле үзидарә, кибет хуҗаларына мөрәҗәгать итеп, Ленин урамындагы җәяүлеләр кичүеннән турыга, 10-12 метр аралыктагы «Пяторочка» кибетенең автостоянкасын тоташтыручы җәяүлеләр өчен тротуар салуыгызны сорап калабыз. Үтенечебезне канәгатьләндерсәгез бик рәхмәтле булыр идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев