Казанда Татарстан мөфтиен һәм баш казыен сайладылар
Республика ифтарында Балтачтан да зур делегация катнашты
Камил хәзрәт Сәмигуллин дүртенче тапкыр Татарстан мөфтие булды. Аның өчен бу инде ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы вазифасында дүртенче срок.
Баш казыйлыкны алдагы дүрт елда янәдән Җәлил хәзрәт Фазлыев башкарачак. Ул бу вазифага беренче мәртәбә 2006 елда сайланган иде.
Мөфти һәм баш казыйны сайлаулар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең IX Съездында узды. Анда 1520 имам катнашты.
Съезд тәмамланганнан соң «Казан Экспо» үзәгендә Республика ифтары узды. Биредә Балтачтан да зур делегация катнашты. Шунысын әйтергә кирәк, быелгы республика ифтарында планлаштырылган 13 мең урынына 15 меңгә якын кеше катнашты, дип белдерә чараны оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев