Кече Лызи авылы чишмәсенең суы юк. Нигә?
Җәен-кышын, һич туктап тормаган, тау итәгеннән китерлегән чишмәнең суы булмау гаҗәпләндерде
Гадәт буенча, Кече Лызи авылында урнашкан, инде күпләрнең рәхәтләнеп су ала торган урынына килсәк – су юк.
Җәен-кышын, һич туктап тормаган, тау итәгеннән китерлегән чишмәнең суы булмау гаҗәпләндерде. Ни булганлыгын белү өчен Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Лариса Михайловнага шалтыраттык.
– Әйе, чишмәбездә су бетте шул. Заманында төп эшләрне башкарган “Мелиоратор” оешмасы көче белән китерелгән, халыкны шатландырган су бетте. Сәбәбе, Түбән Ушма авылы каршында, су чыга торган тау итәгенең өске өлеше агачлары белән бергә, түбәнгә, елга төбенә шуыша башлаган. Шунлыктан, су китерә үткәргечкә зыян килгән, оешмаларга шалтыратып чыгасы була, районның да ярдәме кирәк булырга мөмкин, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев