Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Кече хуҗалык итү формаларын үстерү күрсәткечләре буенча Балтач районы рейтингта өченче урында

Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов җитәкчелегендә җирлек башлыклары семинар-киңәшмәдә катнашты

Арча районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов җитәкчелегендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Биредә Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов җитәкчелегендә җирлек башлыклары катнашты.

Муниципаль районнарның кече хуҗалык итү формаларын үстерү күрсәткечләре буенча рейтингта безнең Балтач районы өченче урында. Котлыйбыз!

"Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы" номинациясендә җиңү яулаган Сосна авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сәлим улы Габдрахманов, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Харис улы Сәлихҗанов, шулай ук "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" номинациясендә җиңүче райондашларыбыз - Шакиров Рафис Хәмәтфасыйх улы, Хаҗиева Гөлия Васил кызы һәм Шәрипов Риваль Гаис улы бүләкләнеп уздылар. Җиңүче райондашларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар-киңәшмә