Корбан гаете уңаеннан тәбрикләү сүзләре
Шушы күркәм бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгалә һәрбер йортка, гаиләләребезгә бәрәкәт, иминлек һәм тынычлык иңдерсен!
Хөрмәтле райондашлар, мөселман дин кардәшләр! Сезне, ихластан, ислам диненең иң олы изге бәйрәмнәренең берсе — Корбан гаете белән котлыйм!
Әлеге бәйрәм тор-мыш-яшәештә матди байлыклардан бигрәк, рухи кыйммәтләр — якыннарыбызның, туганнарыбызның игътибары, бердәмлеге, саулык-сәламәтлегебез, хәерле гомерләребез өстенлекле булуын искәртә, тынычлык һәм кайгыртучанлык кебек сыйфатларны чагылдыра.
Балтач районында яшәүче халыкның, төрле милләт вәкилләренең бердәмлеге, дустанә мөнәсә-бәттә яшәүләре — горурланырлык байлыгыбыз. Дини кануннарны төгәл үтәү, үзара аңлашып, милләтара тынычлыкны саклап дус-тату яшәүгә һәркем үз өлешен кертер, киләчәктә дә Балтачыбыз туганлык, динара хөрмәт үрнәге булып калыр дип ышанам.
Шушы күркәм бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгалә һәрбер йортка, гаиләләребезгә бәрәкәт, иминлек һәм тынычлык иңдерсен! Изге ниятләребез, якты хыялларыбыз тормышка ашсын, чалган корбаннарыбыз кабул булсын! Изге эшләрегездә һәрбарчагызга уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Корбан гаете мөбәрәк булсын!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев