Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Куанычлы хәбәр - якташыбыз дәүләт бүләгенә лаек булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Булат Тәлгатовичка хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде

Норма авылы егете Газизов Булат Тәлгать улы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан зур бүләк кабул итеп алды.

Норма урта мәктәбен тәмамлагач Булат Газизов Казан химия-технология институтына укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлый.

Менә 16 ел инде ул Казан дары заводында авыр һәм куркыныч производствода эшли, гади белгечтән цех начальнигы дәрәҗәсен күтәрелде. Аның белән бергә мәктәптә, институтта укыган, бергә эшләүче дус иптәше Рүзил Вәлиев узган ел икенче дәрәҗә “Ватан каршындагы фидакарь хезмәте өчен” орден медале белән бүләкләнгән иде. Менә быел бу олы бүләккә Булат лаек булды. Балтач районы егетләре белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Булат