Куанычлы хәбәр: «Йолдызлык-2023» җиңү алып килде (фото)
Көн темасы

Куанычлы хәбәр: «Йолдызлык-2023» җиңү алып килде (фото)

Кичә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык-2023» республика фестиваленең Гала-концерты узды.

Менә «Созвездие – Йолдызлык-2023» фестивале дә тәмамланды. Кичә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә республика фестиваленең Гала-концерты узды.

Конферанс номинациясендә Дилә Сибәгатуллина (җитәкчесе Галия Йосыпова) һәм "Восторг" бию коллективы ( җитәкчесе Эрик Васинкин) икенче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!

- Балаларыбыз Казаннан зур җиңүләр белән кайттылар. Рәхмәт остазыбыз Эрик Геннадьевичка. Нигездә Балтач урта мәктәбе укучыларыннан торган "Восторг" бию коллективының зур уңышларга ирешүенә без бик шат. Балаларыбызның җиңүләре дәвамлы булсын, - дип шалтырата әти-әниләр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


"Йолдызлык"

Нет комментариев