Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү – төп бурыч
Республикабызда соңгы арада газ белән бәйле хәвеф-хәтәрләр, шулай ук ис тиеп агулану очраклары еш күзәтелә башлады
Өйләребезне җылыткан һәм һәркөн диярлек кулланган зәңгәр ягулыкның уңайлыгына, рәхәтлегенә халык шулкадәр ияләнде, хәттә, кызганычка каршы, аның мәкерле яклары барлыгын, үзенә аерым игътибар таләп итүен онытып та җибәрә.
Республикабызда соңгы арада газ белән бәйле хәвеф-хәтәрләр, шулай ук ис тиеп агулану очраклары еш күзәтелә башлады. Аларның төп сәбәбе – вентканалларның төзек булмавы, хуҗа кешенең газ җайланмаларына канун талэплэренэ туры килмэгэн үзгәрешлэр кертүе, вакытында техник күзәтү уздырмавы, газ җиһазларының куллану вакытлары узуы һәм искерүе тора.
Безнең районда газ кулланучы унике меңгә якын шәхси хуҗалык һәм күпкатлы йортлар бар. Канун буенча, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү – йорт хуҗасының турыдан-туры бурычы, ләкин бу йорт хуҗалары үзләре газ җиһазларын тикшерергә, алыштырырга, күчерергә яки ремонтларга тиеш дигән сүз түгел. Йорт яки квартира хуҗасының техник хезмәт күрсәтү буенча махсус оешма белән килешү (договор) төзелгән булырга тиеш. График нигезендә Балтач районы газ оешмасы хезмәткәрләре елга бер тапкыр һәр хуҗалыкка һәм күпкатлы йортларга кереп газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтәләр. Аларның вазыйфасына газ җиһазларының төзеклеген тикшерү, килеп чыккан җитешсезлекләрне төзәтү, газ чыгу ихтималы булган урыннарны ачыклау, вентканалларның һәм төтен юлларының тарту көче булуын тикшерү, газ җиһазларының газ ягу системасын төрле режимда төзеклеген карау, горелкаларны чистарту һәм кулланучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча күрсәтмәләр (инструктаж) бирү каралган.
Шуны да искәртеп үтәсе килә, график буенча техник хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрне өйгә кертмәү очрагы күзәтелсә, бу вакытта административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 9.23 маддәсе нигезендә 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф һәм газны өзеп кую каралган. Шулай ук үзлектән газ җиһазларын алыштыру, техник хезмәт өчен килешү булмау очраклары да штрафка тартыла.
Газ җиһазларының куллану вакыты чыгып, алар белән куллануны дәвам иткән очракта да саллы гына штрафлар каралган. Һәр газ җиһазының паспортында куллану вакыты языла, күпчелек очракта ул 10-15 ел тәшкил итә. Әгәр газ җиһазы саклык белән кулланылып, чиста хәлдә булып, ел саен вакытында техник хезмәт күрсәтелгән булса, бу очракта ул озаграк вакытта кулланылышта була ала. Моның өчен махсус оешмаларга мөрәҗәгать итеп, газ җиһазына диагностика үткәрергә кирәк.
261нче Федераль Законының 13 нче маддәсе таләпләре буенча файдаланыла торган табигый газ тулысынча исәпкә алынырга тиеш, шуңа күрә, газ счетчигы куелмаган газ җиһазларына счетчик кую мәҗбүри. Федераль закон таләпләрен бозу очрагында, йорт хуҗасы административ җаваплылыкка тартылачак.
Газ приборларына техник хезмәт үткәрү, газ җиһазларында төзексезлек булу очракларында вакытында газ оешмасы хезмәткәрләрен чакырту зарур, чөнки үзебезнең, якыннарыбызның сәламәтлеген, күршеләребезнең исәнлеген кайгырту, йортларыбызда куркынычсызлык булдыру үзебездән генә тора.
Беренчел куркынычсызлык чараларын истән чыгармасак иде:
– газ исе килгәндә, кичекмәстән газ җиһазларын файдаланудан туктатырга, газны ябырга, тәрәзәләрне ачырга, электр җайланмаларын кабызмаска, йорттан чыгырга һәм куркынычсыз урыннан 104 яки 112 телефоны буенча авария хезмәтен (АДС) чакырырга кирәк;
– мәктәпкәчә яшьтәге балалар газ җиһазларыннан читтәрэк булырга тиеш;
– эшләп торган газ җиһазларын караусыз калдырырга ярамый;
– газ плитәләре йортларны җылыту өчен кулланылырга тиеш түгел;
– газ җиһазлары автоматик куркынычсызлык системасы белән тәэмин ителгән булырга тиеш.
Әгәр дә йортта кеше яшәми һәм газ җиһазлары кулланылмый икән, бу очракта гариза язып өйне газдан өзеп кую ике як өчен дә отышлырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев