Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

“Күрше фест»ның җәйге сезоны тәмам, кышкы сезонга старт бирелә

Грант акчасына Гадил Таһир улы үзенең командасы белән Балтач бистәсе ишегалларында онытылып баручы ишегалды уеннары белән чаралар уздырды

Гадил Гарифулллин үзмәшгүль булып теркәлеп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган “Күрше фест" халык конкурсында үз проектын яклап грант откан иде.

Грант акчасына Гадил Таһир улы үзенең командасы белән Балтач бистәсе ишегалларында онытылып баручы ишегалды уеннары белән чаралар уздырды.

Җәй көне узган чараларга бүген Түбән Кама шәһәрендә йомгак ясалды, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында Гадил
Гарифуллин да бар. Ихлас күңелдән котлыйбыз!

Шунысын әйтергә кирәк “Күрше” кышкы фестиваль башлануы турында игълан ителде. Конкурста муниципаль учреждениеләр, юридик затлар, коммерциячел булмаган оешмалар, үзмәшгульләр һәм, әлбәттә, авыл клублары да катнаша ала.

Заявкалар 28 ноябрьгә кадәр куршефест.рф сайтында кабул ителә. Кышкы бәйрәм проектында 3тән дә ким булмаган чараның сценариесе, чыгымнар сметасы күрсәтелергә тиеш. Чараның 20 процент чыгымнарын финанслаучы хезмәттәшләр-иганәчеләр табу сорала. Грантның 20 процент өлешен кышкы бизәлешкә тотарга мөмкин. Ләкин, яктырткыч-бизәкләр бәйрәм чарасы үткәрелгәннән соң да хезмәт итәрлек конструкциядә булырга тиеш.

“Күрше” кышкы фестиваль чаралары 20 декабрь – 11 гыйнвар; 20 гыйнвар – 10 февраль; 11 февраль – 28 февраль аралыкларында оештырыла. Иң яхшы проектлар 1-8 декабрьләрдә халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә сайлап алына.

Приз фонды 40 миллион сум. Муниципаль учреждениеләргә 1 миллион сумга кадәр, юридик затларга һәм коммерциячел булмаган оешмаларга 900 мең сум, үзмәшгульләргә 500 мең сум грант бирелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев