Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Матурлык тудыручы райондашыбызны чит өлкәләрдә дә беләләр

Гөлшат Шәрәфетдинова чигү белән моннан 12 еллар элек мавыга башлый

Куныр авылында яшәүче Гөлшат Шәрәфетдинова гади генә әйбердән дә матурлык, гүзәллек күрә, соклана белгән, шуларны нәфис җепләр белән тукымага күчерүче-чигү остасы ул.

Гөлшат ханым элек күбрәк кулъяулыклар чиксә, хәзер мендәр тышлары, сөлгеләргә күчкән. Намазлык сораучылар да күп икән.

Гөлшат Шәрәфетдинова чигү белән моннан 12 еллар элек мавыга башлый. Иң беренче хезмәтләре клуб өчен махсус чигелгән сөлгеләр, алъяпкылар, яулыклар була.

Бүгенге көндә аның кул эшләрен кайлардан гына сорамыйлар: Әлмәт, Чаллы гына түгел, Чиләбе, Мәскәү шәһәрләреннән дә. Гөлшат ханым чиккән намазлыкларны, сөлгеләрне чит өлкәгә дә соратып алганнар.

Чигү остасы Гөлшат Шәрәфетдинова 40 елдан артык Куныр авылында шәфкать туташы булып эшләде. Шушы игелекле хезмәте белән генә дә күпме кешегә ярдәм иткән, рәхмәт ишеткән ул! Әле дә киңәш, ярдәм сорап килүчеләрне кире бормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев