Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашларыбызның якыннарына «Батырлык» орденнары тапшырдылар
Көн темасы

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашларыбызның якыннарына «Батырлык» орденнары тапшырдылар

Яңгулдан Илнар Әхмәдуллин һәм Иске Торҗадан Вадим Антонов, үлгәннән соң, «Батырлык» орденына лаек булдылар

Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган райондашларыбыз — Яңгулдан Илнар Әхмәдуллин һәм Иске Торҗадан Вадим Антонов, үлгәннән соң, «Батырлык» орденына лаек булдылар.

Бүген район хәрби комиссары Дамир Нурмөхәммәт улы Гайнуллин, Россия Федерациясе Президенты исеменнән, әлеге «Батырлык» орденнарын кыю егетләрнең якыннарына мәңгелек истәлек итеп тапшырды, батыр ул үстергән әти-әниләргә, гаиләләренә рәхмәтен белдерде.

Тантаналы мизгелләрдә Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов та катнашты.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев