Махсус хәрби операциядәге Дамир Ишморатов улы туган көннәрдә вакытлыча ялга кайткан
Ишморатовлар быел күпбалалы гаилә статусына ия булдылар
Бүген ЗАГС идарәсендә Балтач районында 2026 елда туган беренче балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Елның беренче сабые Балтач бистәсендә яшәүче Рузия һәм Дамир Ишморатовлар гаиләсендә туган.
Ишморатовлар быел күпбалалы гаилә статусына ия булдылар. Моңарчы гаиләдә Тимерлан белән Азиза абыйлы-сеңелле булып үссәләр, гыйнвар ае аларга Айман исемле кечкенә энекәш тә бүләк итте.
Гаилә башлыгы Дамир Азат улы — махсус хәрби операциядә Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшүче, беренче көннәреннән үк ут эчендә безнең тыныч тормышны саклаучы. Бәхетле әти улы туган көннәрдә вакытлыча ялга кайткан.
Сабыйны тантаналы рәвештә теркәү hәм туган илебезгә малай бүләк иткән әти белән әнине хөрмәтләү чарасында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы социаль координаторы Дилүс Гатиятуллин катнашты.
«Гаилә» милли проекты кысаларында Рузия Ишморатовага 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган республика социаль ярдәм чарасы да бирелде. Исегезгә төшерәбез, әлеге түләү 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан авыл хатын-кызларына билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев