Медицина хезмәткәрләре көне белән!
Сез – яшәүгә өмет бирүчеләр, тормыш бүләк итүчеләр
Җәйнең тәүге аеның өченче якшәмбесендә – Медицина хезмәткәрләре көнендә авыр вакытларда ярдәмгә килгән, безгә һәм якыннарыбызга сәламәтлек бүләк иткән, иртәгесе көнгә ышаныч уяткан ак халатлы хезмәт ияләрен хөрмәтлибез.
Районыбызның хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сез – яшәүгә өмет бирүчеләр, тормыш бүләк итүчеләр. Гомер-гомергә бәйрәмнәр, ял көннәре белән хисаплашмаган табиб һөнәре зур сабырлык, батырлык һәм рухи сизгерлек сорый, җәмгыятьтә ихтирам һәм хөрмәт казануыгыз үз эшегезне бирелеп башкаруыгызның билгесе ул.
Зур темплар белән алга барган медицинаның һәр юнәлешен максатчан өйрәнеп, һөнәрләрегезне камилләштерү юнәлешендә даими эшләвегез мактауга лаек. Бу бәйрәм көнендә фидакарь хезмәтегез өчен үзегезгә дә, гаиләгездәге якыннарыгызга да рәхмәт белдерәсе килә, һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, оптимизм, бәхет һәм иминлек телим. Райондашларыбызның елмаеп сәлам бирүләрен, рәхмәтле йөзләрен рухи бүләктәй кабул итәргә язсын, эшегездә һәм дә тормышыгызда бәхетле, уңышлы көннәрегез күбрәк булсын, дигән изге теләкләрдә калам.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев