Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Миңнеханов кушуы буенча хәрбиләрнең гаиләләренә ипотека алуга яңа программа әзерләнде

Катнашу өчен гаризаны теркәлү урыны буенча башкарма комитетка бирергә мөмкин

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә мәртәбә ассызыклаганча, махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү республика җитәкчелеге эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Аның кушуы буенча ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды махсус операция катнашучыларының гаиләләренә социаль ипотека буенча өстенлекле тәртиптә фатир алырга мөмкинлек бирә торган яңа программа әзерләгән, дип яза Татар-информ.

Әлеге мөмкинлектән өлешчә мобилизация кысаларында Татарстаннан хезмәткә алынган, республика хәрби комиссариатларында яисә төбәк территориясендәге хәрби частьләрдә контракт төзегән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре файдалана алачак.

Программада катнашу өчен түбәндәге шартлар билгеләнгән: гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга (гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан азрак торак мәйданы туры килергә), гаиләнең һәр теркәлгән әгъзасына яшәү минимумыннан ким булмаган кереме булырга, шулай ук гаилә Татарстанда теркәлгән булырга тиеш. Гариза бирүчеләрнең яше яки эш урынына карата чикләүләр юк.

Катнашу өчен гаризаны теркәлү урыны буенча башкарма комитетка бирергә мөмкин. Яңа чарадан шулай ук башка социаль ипотека программалары буенча чиратта торган гаиләләр дә файдалана ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак