«Мөнәҗәтләр — гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсында Балтачыбыздан да җиңүчеләр бар
Көн темасы

«Мөнәҗәтләр — гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсында Балтачыбыздан да җиңүчеләр бар

Барлык дипломантларга да — дипломнар, лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды

3 ноябрь көнне, «Эмиз» банкетлар залында «Мөнәҗәтләр — гаилә бизәге» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. 

Барлык дипломантларга да — дипломнар, лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Балтачыбыздан да җиңүчеләребез бар. Соло номинациясендә 36 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында Карадуган балалар бакчасы музыка житәкчесе Васильева Илhамия Таhир кызы һәм Соло номинациясендә 8-14 яшьлекләр арасында Фәйзрахманова Әдилә  Рафил кызы 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Афәрин, алга таба да зур уңышлар телибез.

Конкурс эшләренә РФ югары профессиональ белем системасының мактаулы хезмәткәре, профессор, ТР халык артисты, жюри рәисе Миңгол Галиев, җырчы, конкурсның жюри әгъзасы Гүзәлем, жырчы, оештыру комитеты һәм жюри әгъзасы Фирдания Зарифуллина, Казан шәһәр филармония артисты, Балалар филармония ансамбле житәкчесе, жюри әгъзасы Гөлназ Гафурова бәя бирде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев