Наил Гыйләҗев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде
Көн темасы

Наил Гыйләҗев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

Наил Рәүф улын мәртәбәле бүләк алуы белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, шулай ук агросәнәгать комплексының аеруча тырыш хезмәткәрләренә ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

Районыбызның иӊ алдынгы, эре предприятиеләренең берсе «Агрохимсервис» оешмасы җитәкчесе Наил Рәүф улы Гыйләҗев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.

Наил Рәүф улын мәртәбәле бүләк алуы белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Фото: ТР Рәисенең рәсми сайты


Нет комментариев