Конкурста барлыгы 200дән артык бала катнашты
Бөтендөнья татар конгрессы «Әниләр көне» алдыннан «Әниемнең җылы кочагы» дигән конкурс оештырды. Конкурс 1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам итте.
Анда Башкортстаннан, Чувашиядән, Пермь краеннан, Оренбург, Свердловск, Пенза өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан барлыгы 200дән артык бала катнашты.
Конкурста Балтач мәктәбе укучылары да катнашты. Хәбибрахманова Нәргизә — икенче, Галимуллина Энҗе беренче урынга лаек булды. Кызларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Уңышлары дәвамлы булсын!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев