Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Нөнәгәрнең «ГеоБалт» командасы ачык кыр олимпиадасында катнаша

Сезгә уңышларның иң зурысын, һәр сынауда җиңеллек, яңа ачышлар һәм күңелле мизгелләр телибез

11-17 июль көннәрендә  Әлмәттә яшь экологларның XII республика ачык кыр олимпиадасы уза. Биредә Нөнәгәр урта мәктәбенең "ГеоБалт" командасы катнаша.

Бу олимпиада укучылар өчен табигать серләрен ачу, яңа белемнәр туплау, экология өлкәсендәге күнекмәләрегезне камилләштерү, дусларыгыз белән бер команда булып эшләп, авырлыкларны җиңәргә өйрәнү өчен бик яхшы мөмкинлек.

Сезгә уңышларның иң зурысын, һәр сынауда җиңеллек, яңа ачышлар һәм күңелле мизгелләр телибез. Һәр көнегез истә калырлык булсын. Яңа дуслар табып, олимпиададан бары тик матур тәэсирләр, кыйммәтле тәҗрибә һәм җиңүләр алып кайтуыгызны теләп калабыз! Бу юлда Сезгә терәк булучы, белем бирүче, рухландыручы укытучылар Гөлнара Габдулла кызына, Гүзәл Мансур кызына зур рәхмәт җиткерәбез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада