Нурания ханым Балтач балаларын сөендерде
Республиканың «Наз» хәйрия фонды Балтачның бертөркем баласына «Яңа ел тамашасы» бүләк итте
Иске Яңа ел бәйрәме уңаеннан «Наз» республика хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова тормыш иптәше Әсгать Әхмәдиев, районыбызның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм «Наз» үзәге белгечләре белән бергәлектә Яңа ел тамашасы уздырды.
Бәйрәмгә чакырылган балалар уеннарда бик теләп катнашты, Яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
Һәрбер балага бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылылды, моннан тыш, алар үзләре теләгән бүләкләргә дә ия булган.
«Наз» хәйрия фонды эшчәнлеге белән таныш булмаучылар сирәктер: 2007 елдан бирле Балтач районының «Наз» социаль үзәге белән уртак хезмәттәшлектә алар. Шунысын да әйтергә кирәк, Нурания ханымның әнисе Кенә авылы кызы.
Ата-аналар һәм балалар шундый матур әкияти, сихри бәйрәм оештыручы районыбызның культура хезмәткәрләренә, «Наз» хәйрия фондына, Нурания ханым белән Әсгать әфәндегә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Алсу Надршина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев