Рафил Шәрәфетдинов: «Янгын куркынычсызлыгы турында онытмыйк!»
2025 елда районыбызда 29 янгыночрагы теркәлгән. Кызганычка каршы янгыннарда өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Янгыннарның төп сәбәпләре булып электр үткәргечләренең кыска ялганышы, җылыту мичләрен куллану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү тора.
2025 елда районыбызда 29 янгын очрагы теркәлгән. Кызганычка каршы, янгыннарда өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Янгыннарның төп сәбәпләре булып электр үткәргечләренең кыска ялганышы, җылыту мичләрен куллану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү тора.
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Бәйрәмнәрнең алды-арты хәерле булсын өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү гаять тә мөһим. Шул хакта республиканың Балтач һәм Курмара районнары буенча янгын күзәтчелегебүлегенең өлкән инспекторы Рафил Шәрәфетдинов белән әңгәмә кордык.
– Рафил Рафаилевич, Яңа ел бәйрәмнәрен уздыручылар янгын куркынычсызлыгы буенча нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?
– Нинди генә бәйрәм уздырырга алынсаң да, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше билгеләргә кирәк. Ул кешенең махсус программа буенча укыган булуы да шарт. Бәйрәм үткәрү буенча да, янгын чыга калса да инструкцияләр каралган булырга тиеш. Барлык персоналның да әлеге инструкция белән таныш булуы сорала. Кизү тору сәхндәдә дә, шул ук вакытта залда да булсын иде. Өстәмә керү-чыгу ишекләре каралган булсын, Яңа ел чыршысы стенадан, түшәмнән берәр метр ара калдырып куелсын, андый-мондый хәл килеп чыга калса, комачаулый торган булмасын. Тәрәзәләрдәге тимер рәшәткәләр ике каттан ары куелмасын. Күзе начар күргән, колагы начар ишеткән балалар өчен чыршы бәйрәмнәрен беренче катта гына уздыру мәслихәт. Янгын сүндерү җайланмалары булу мәҗбүри. Янгын чыга калса яки сигнал яңгыраса, тиз арада 01, 101 яки 112 хезмәтенә шалтыратырга кирәк.
– Бәйрәм чараларында петардалар кулланмыйча калмыйлар...
– Әйе, бәйрәмнәрдә пиротехник әйберләрне яшүсмерләр күбрәк куллана. Кызганыч, салют аттырулардан тәэсирләнүләрнең икенче ягы да бар, ул балаларның сәламәтлегенә куркыныч янарга мөмкин. Петарда, хлопушка, фейерверклар һәм башка шартлаткычлар белән балигъ булмаганнар әйләнә-тирәдәгеләргә һәм үзләренә аз зыян салмый. Хастаханәләргә күзләренә җитди зыян килү сәбәпле мөрәҗәгать итәләр, кайсыберсенең күзен дәвалый да алмыйлар. Куллары пешә, аеруча да бармаклар зарарлана, кешеләр гади генә кагыйдәләрне үтәмәгәнлектән, игътибарсыз булганлыктан, хәтта бармаксыз калалар. Бит пешүләр, пешкәннән калган эзләр гомер буена бара. Фейерверкларның 75 проценты безгә Кытайдан керә. Һәм аларның күбесе тиешле таләпләргә җавап бирми. Кагыйдәләрне тиешенчә кулланмау, срогы чыккан булу, якын-тирәдә тиз кабынып китүчән материаллар булу янгын чыгуга һәм башка бәхетсезлекләргә сәбәпче була ала. 1нче класслы пиротехник әйберләр янгын китереп чыгарырга һәм шартлау очрагы булдырырга мөмкин. Шуны онытмагыз, 18 яшькә кадәрге балаларга петарда, хлопушка, фейрверклар куллану тыела!!!
– Пиротехник әйберләрне кулланган чагында нинди саклык чаралары кулланырга кирәк.
– Иң беренче шуны әйтергә кирәк. Районыбызда 71 урында пиротехника куллана торган махсус җирләр булдырылды. Бу урыннар хакында авыл җирлеге башлыкларыннан белешә аласыз.
Салют аттырырга, я булмаса башка көнкүреш пиротехник әйберләр кулланырга җыенганда тагын бер кат инструкцияне укып чыгыгыз. Исегездә тотыгыз, сезгә таныш яки гадәти генә тоелган шартлаткычларның да үз үзенчәлекләре булырга мөмкин. Фитильне дә кулны сузып кына кабызып җибәрергә кирәк. Тамашачылар матурлыкны куркыныч зонадан 20 метрдан да ким булмаган ераклыкта күзәтергә тиеш. Эшләтеп җибәргән пиротехник әйберләрне кулда тотып торырга ярамый. Эшләп торган вакытында аларга иелергә дә ярамый. Кешегә каратып аттыру, бина эчләрендә шартлату да тыела. Гомумән, бина, корылма, агачларга, электр үткәргечләр линиясенә якын җирләрдә шартлатырга ярамый.
– Чыршыны бизәүгә булган таләпләр турында искә төшереп үтик әле.
– Чыршыга куелган электр махсус заводта эшләнгән булырга тиеш, һәм сертификатта язылганнарга да туры килүе шарт. Чыршыга шәмнәр куярга ярамый, бер очкыннан да бик тиз кабынып китүчән марля, мамык уенчыклардан да арынырга кирәк. Бенгаль утларын чыршы белән янәшә кабызмагыз. Салютларны балконнан, лоджийлардан атмагыз. Чыршыдагы герлянданың бер уты булса да сүнеп-янып уйнаса, чыршы утларын сүндерегез һәм гаебе табылып, төзәтелмичә кабызмагыз.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Аның максаты - Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен уздырган вакытта халыкның, аларның мөлкәтләренең иминлеген тәэмин итү.
Әлеге вакыт аралыгында 1-3 дәрәҗә куркынычтагы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. Шулай ук ачык мәйданнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар күләме арта. Канунны бозучыларга штрафлар күләме: шәхси затларга – 10 000-20 000 сум, вазыйфаи затларга – 30 000-60 000 сум, шәхси эшмәкәрләргә – 60 000-80 000 сум, юридик затларга – 400 000-800 000 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев