Район башлыгы Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый
Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Кадерле ветераннар, тыл хезмәткәрләре, сугыш елы балалары, хөрмәтле райондашлар! Халкыбыз авыр сынаулар аша, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, 1418 көнлек озын юл үтеп килгән, фашистлар Германиясен җиңүебезне белдереп күкләргә салютлар атылган тарихи көн – 1945 елның 9 маеннан соң 80 ел узды. Бу вакыт эчендә берничә буын алышуына да карамастан, әлеге тантаналы бәйрәмнең тәэсир көче арта гына бара.
Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бөек Ватан сугышының ачы җилләре һәр гаиләгә диярлек кагылып узды, шул фаҗигале дәвер вакыйгалары әле дә һәрберебезнең хәтерендә.
Халкыбызның корычтай ихтыяры һәм бердәмлеге, фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә Ватаныбызның азатлыгын саклап калу, кешелекне фашистлар коллыгыннан коткару мөмкин булды. Ветераннарыбыз – Туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, вөҗданлылык һәм изге максатларга тугрылык кебек гаять кыйммәтле рухи хәзинәләрнең җанлы гәүдәләнеше, безнең өчен күркәм үрнәк.
Бүген геройларның данлы традицияләрен ветераннарның оныклары Һәм оныкчыклары дәвам итә: хәрби бурычларын намус белән үтиләр, Украинада махсус хәрби операция кысаларында күпмилләтле Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар. Алар бүгенге көндә батырлыклар эшлиләр, буыннар эстафетасын дәвам итәләр. Без сезнең белән горурланабыз!
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәрбер райондашыбызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим, берегезнең дә капкасына кайгы җиле шакымасын иде.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев