Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Район башлыгы Өлкәннәр көне якынлашканда гасыр кичкән буын вәкилләре белән очрашты

Өлкәннәргә республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән һәм районыбызның бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды

Һәрвакыт изге теләкләре, хәер-догалары белән юлларыбызны яктыртучы, тирән карашлы, нык ихтыярлы өлкәннәребезгә ихтирам-хөрмәт чиксез булырга тиеш, чөнки киләчәк буын үз үрнәгебездә тәрбияләнә. Өлкәннәр көне якынлашканда гасыр кичкән буын вәкилләре белән очрашты. 

Район башлыгы Рамил нотфуллин Түнтәр авылында яшәүче 102 яшьлек Нина Зариповага, Кургем авылында яшәүче 101 яшьлек Фекла Халтурина һәм Яңгул җирлегендә яшәүче 100 яшьлек Маһикамал Сафиуллинага республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән һәм районыбызның бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырды.

Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә якты карашларын, күңел көрлеген югалтмаган өлкәннәребез белән очрашкан саен аларның рух ныклыгына сокланып кайтам. Аларга алга таба да хәерле гомерләр телим, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев