Район башлыгы Рамил Нотфуллин Яңа ел белән котлый
Сезне барыгызны да ихлас күңелдән 2025 ел белән котлыйм.
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле балтачлылар һәм Балтачыбыз кунаклары!
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, киеренке вакытлары, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарихка керә бара. Күңелләрдә узып баручы елның якты хатирәләре, онытылмас җылы истәлекләре, табышлары, югалтулары саклана.
Игенчеләребезнең, терлекчеләребезнең башкарган тырыш хезмәте белән республикада ел да беренче унлыкта барабыз. Оешма-предприятие, учреждение, эшмәкәрләр, үзмәшгульләр эшчәнлеге дә үсеш ала. Үзебезгә генә хас эш алымнарыбыз бар, тормыш-көнкүрешебез дә сокланырлык. Менә шушы ирешкән уңышларыбыз, райондашларыбызның хезмәт нәтиҗәләре, дәүләт ярдәме белән район күләмендә барган төзелешләр, төзекләндерүләр, бергәләп эшли белүебез Яңа елга аяк баскан бу сәгатьләрдә киләсе елга, туасы көнгә өмет-теләкләр, ышаныч уята.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне барыгызны да ихлас күңелдән 2025 ел белән котлыйм. Бу ел барыбызга да иминлек, саулык-сәламәтлек, куанычлар, бәрәкәт, яңа кавышулар, тән сихәтлеге, күңел күтәренкелеге, хезмәт дәрте алып килсен. Гаиләләр тигез булып, сабыйлар дөньяга үз бәхетләре белән тусын. Яңа ел ул могҗиза, Яңа ел ул тылсым, дибез. Могҗизалар булып, илебездә тынычлыклар урнашып, Ватан сагындагы егетләребезгә Җиңү белән әйләнеп кайтырга язсын.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев