Райондашларыбыз лауреат исеменә лаек булдылар
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез зур!
Шушы көннәрдә Татарстан Республикася Яшьләр эшләре минисирлыгының 2024 нче елга йомгак ясау, 2025 нче елга бурычлар кую коллегиясе узды. Коллегиядә Балтач районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләр катнашты. Чара бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Районыбызның яшьләр сәясәтен алга җибәрүче алдынгы хезмәткәрләребез 2024 нче елда ирешкән уңышлары өчен бүләкләнде.
- Гыйлемҗанов Фирдинант Шәрифҗан улы («Форпост» оешмасы директоры) — яшьләр сәясәте юнәлешендә эшләүчеләр өчен һөнәри осталык республика бәйгесендә 2 нче урын
- Гатиятуллина Фирүзә Рәмис кызы — («Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы) — 2024 нче елның җәйге каникулы чорында яшьләр сәясәтенә караган оешмаларның яшүсмерләр белән башкарылган эшен бәяләү юнәлешендәге республика бәйгесендә җиңүче
- Разыкова Илүзә Солтангәрәй кызы — («Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы) — 2024 нче елның җәйге каникулы чорында яшьләр сәясәтенә караган оешмаларның яшүсмерләр белән башкарылган эшен бәяләү юнәлешендәге республика бәйгесендә җиңүче
- Сабитова Ләйлә Риф кызы («Хыял» яшьләр үзәге) яшьләр сәясәтенә караган оешмаларда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы иң яхшы белгечләрне ачыклау юнәлешендәге республика бәйгесендә җиңүче
- Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез зур!
Алдагы эшегездә тагын да зуррак уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев