Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Райондашыбыз «Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Эльмира Мәгъсүмовага мактаулы исем тапшырды

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе оешуга 110 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.  

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татпотребсоюз» коллективын, тармак ветераннарын һәм кулланучылар кооперациясенең барлык хезмәткәрләрен истәлекле дата белән котлады.

Тантаналы чарада райондашыбыз Мәгъсүмова Эльмира Нургали кызы да катнашты.


Эльмира — Балтач җәмәгать туклану оешмасында хезмәт итә. Ул Казан училищесын тәмамлаганнан соң, 1988 елдан ашханәдә 5 разрядлы пешекче булып эшли башлый. Аның гомуми хезмәт стажы 38 елны тәшкил итә.


Рөстәм Миңнеханов Эльмирага «Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем тапшырды. Бу — аның хезмәтен, тырышлылыгын һәм профессионализмын бәяли торган зур абруйлы бүләк.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльмира Мәгъсүмова