Котлыйбыз!
Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов агропромышленность тармагы алдынгыларын бүләкләде.
Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз да бар иде. «Яңа тормыш» җәмгыятенең алдынгы сыер савучысы Раушания Зәки кызы Закирова «Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Котлыйбыз!
Фото: https://tatarstan.ru/file/photoreport3/print_9380239_6956378.jpg
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев