Котлыйбыз!
Бу атнада медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәр бәйрәмнәрен билгеләр уза.
Бәйрәм алды көннәрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында бүләкләү тантанасы булып узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә халык сәламәтлеген саклау эшенә аерым өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Балтач үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев