Рәйхан Низамов: «Белемле һәм һөнәрле яшьләргә кайда да эшләве дә, яшәве дә җиңелрәк!»
Бу атнада көллият кунаклар кабул итә.
Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалына «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе һәм Шубан мәктәбе укучылары кунакка килгән.
Бу атнада көллият кунаклар кабул итә.
Укучылар иң элек уку йорты белән танышты. Мөгаллимнәр исә уку процессының барлык нечкәлекләре турында җентекләп сөйләде һәм укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
– Көллиятнең техник базасы ныклы.Бездәге укучылар ныклы белем алып чыга һәм киләчәктә үз урыннарын табачагына шигебез юк. Аннан шунысын да әйтергә кирәк, һөнәрсез килеш сине беркем дә көтеп тормый. Ә инде белемле һәм һөнәрле яшьләргә кайда да эшләве дә, яшәве дә җиңелрәк, – ди директор урынбасары Рәйхан Низамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев