Республика көне Балтачта ниләр белән истә калды?
30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан, районыбызда күләмле чаралар узды. Тантаналы чараларда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Сергеевна Семёнова да катнашты
Балтачлылар мактаулы бүләкләргә лаек булды

Бәйрәм чаралары «Сабантуй» ял паркында бертөркем райондашларны бүләкләү мизгелләре белән башланып китте. Төрле тармакларда тырышып хезмәт куючы бертөркем райондашларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Махсус хәрби операциядә газизләрен югалткан әниләр дә сәхнәгә чакырылып, уллары лаек булган хәрби бүләкләрне алдылар.
Балтач районының мәшгульлек үзәге бинасы капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты

Бинаның дизайны «Россия эше» кадрлар үзәкләренең бердәм фирма стилендә башкарылды. Яңа компьютерлар урнаштырылып, мебельләр тулысынча заманчага алыштырылды.
Ремонт вакытында бинаның халыкның төрле төркемнәре өчен җайлашуын аерым билгеләп үтәргә кирәк, шул исәптән хәрәкәт итү авыр булганнар өчен дә. Алар өчен махсус пандуслар, киң юллар һәм бина эчендә уңайлы ориентация системасы булдырылды.
Шубан авылының зур сөенече

Шубан авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Сергеевна Семёнова, районның баш табибы Рамил Сәфәров катнашты.
— Республика программасы нигезендә әлеге сәламәтлек биналарының ачылуы буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Менә бүген Шубан авылында да яңа ФАП сафка басты. Бу шундый 20нче фельдшер-акушерлык пункты. Иң мөһиме – ул халыкка тиешле хезмәт күрсәтсен. Шулай да бирегә авырып азрак килсәгез иде, – дигән теләкләрен ирештерде Рамил Нотфуллин үз чыгышында.
Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән.
Символик кызыл тасма киселгәч, барысы да пунктның эченә үттеләр, андагы уңайлыкларны күреп, бик сөенделәр.
Татарстан Республикасы көнендә Казанда бер үк вакытта 45 пар никахларын рәсмиләштерде

Татарстан Республикасы көнендә Камал театрының яңа бинасында никахлашу тантанасы узды. Шунысы игътибарга лаек, анда төрле районнардан берьюлы 45 пар катнашты.
Бәйрәм тантанасында Балтач муниципаль районыннан яшь пар - Ранил Шәйхетдинов һәм Зөбәрҗәт Абдуллина никахларын рәсмиләштерде. Яшьләрне ихластан истәлекле көннәре белән котлыйбыз!
Яңа уку елын Шубан укучылары матур бинада каршы ала

Район һәм республика җитәкчеләре катнашында капиталь ремонттан соң Шубан авылында мәктәпне тантаналы төстә ачтылар.
Шубан мәктәбе хәзер яңа кыяфәте, заманча җиһазлары һәм дәресләр өчен уңайлылыклары белән таң калдыра. Яңа уңайлы керү зонасы барлыкка килде, искергән электр челтәрләре тулысынча алыштырылды. Сыйныф бүлмәләре һәм коридорлар стеналарның ачык буяулары һәм уйланылган дизайны белән күзне сөендерә.
Масштаблы капиталь ремонт «Яшьләр һәм балалар» өстенлекле милли проекты кысаларында тормышка ашырылган.
Ремонт өчен финанс ярдәме федераль бюджеттан бүленеп бирелгән. Бу дәүләтнең Россия мәктәпләрендә, бигрәк тә авыл җирендә урнашкан мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты турында кайгыртуының ачык мисалы.
Республика көнендә Шодада авыл көне

Республика көне уңаеннан Шодада авыл көне узды. Җыр-моң белән үрелеп барган кызыклы уеннар, күңелле конкурслар кунакларның күңеленә хуш килде.
Бәйрәмне оештыруга көче кергән һәм иганәчелек ярдәме күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт.
Республика көнендә Балтачта "Гаилә гаҗәеп галәм" проекты старт алды

Берничә ел рәттән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бюджет оешмалары арасында социаль әһәмияткә ия грантлар бәйгесе игълан итеп килә. 2023 нче елдан башлап "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы әлеге бәйгедә "Гаилә гаҗәеп галәм" проекты белән җиңеп килә. Быел да "Факел"лылар әлеге бәйгедә грант отты һәм бүген проектның беренче этабына старт бирелде.
Районыбыз гаиләләренә сабантуй мәйданында урнаштырылган 9 тукталышны үтеп чыгу вакытына карап, урыннар билгеләнде:
7-9 яшьлек балалы гаиләләр арасында:
1 урын - Газизовлар гаиләсе
2 урын - Миннемуллиннар гаиләсе
3 урын - Габдрахмановлар гаиләсе
10-12 яшьлек балалы гаиләләр арасында:
1 урын - Халиловлар гаиләсе
2 урын - Исрафиловлар гаиләсе
3 урын - Ахмадуллиннар гаиләсе
"Гаилә гаҗәеп галәм" проекты алга таба мастер-класслар белән дәвам итәчәк. Гаиләләрнең актив катнашуын көтеп калабыз",- ди, оештыручылар.
Бәйрәмгә зур бүләк

Казанда «Аргамак» призына ат чабышлары узды, анда татар токымлы атлар катнашты. Катнашучылар 1800 метр араны үттеләр.
Җиңүче булып Балтач егете Усманов Әхмәт иярләгән ТР Барсы танылды. Ихластан котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев