РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсон Балтачка эшлекле сәфәр белән килде
Илья Светославович иң элек боз сараеда булды. Спорт корылмасының уңышлы эшләвен теләде
Бүген Балтачка эшлекле сәфәр белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсон килде.
Илья Светославович иң элек боз сараеда булды. Спорт корылмасының уңышлы эшләвен теләде.
Депутат Норма урта мәктәбе базасында булып, уку-укыту эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук гражданнарны кабул итте. Мәктәп бинасына реконструкция һәм капиталь ремонт үткәрү турында сөйләшү булды.
Аннан Илья Светославович район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә Балтачта яшәүче күпбалалы Зиннәтуллиннар гаиләсен Яңа ел бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырды. Алар шулай ук Балтачта яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинны Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Илья Вольфсон Чепья авылындагы чиркәүдә булып, Сергей Евгеньевич Нечипоренко белән дә очрашты. Очрашу вакытында чиркәүнең бүгенге торышы, эшчәнлеге хакында сөйләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев