Римма Павловага рәхмәт белдерәләр. Ни өчен?
Иске Көшкәт авылында яшәүче социаль хезмәткәр Римма Павлова адресына рәхмәт сүзләре даими килеп тора
Бәйрәм алды көннәрендә Яңгулда яшәүче Людмила ханым Римма Павловага сайтыбыз аша бик күп рәхмәтләр сүзләре юллап, сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар теләде.
– Әтиебез Капралов Геннадийга 89 яшь. Үзем күрше авылда яшәгәнлектән, әтиебезне тәрбияләргә социаль хезмәткәр Римма Павлова ярдәм итә. Яхшыгы, мәрхәмәтлеге, якты йөзле һәм тәмле телле булганы өчен олы рәхмәт белдерәм. Озын гомер, эшеңдә уңышлар, гаиләсенә тигезлек телим. Күрсәткән яхшылыклары үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын, - ди Людмила.
Римма ханым шулай ук Иске Көшкәттә яшәүче Петр Германовичны да тәрбияли. Авыру кешене һәм өлкәннәрне карау җиңел түгел, чөнки һәркемнең үз холкы, үз таләпләре һәм тормыш рәвеше. Социаль хезмәткәр Римма Павлова һәм аның ире Сергейга үз карамагында булганнарга карата кайгыртучанлык һәм яхшы мөнәсәбәтләре өчен зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев