“Романтик”та саубуллашу кичәсе үтте
Көн темасы

“Романтик”та саубуллашу кичәсе үтте

«Романтик» ял лагерында беренче смена тәмамланды

"Романтик" лагерында ял итүчеләр өчен быелгы җәй онытылмаслык мизгелләр белән истә калды, чөнки быел балалар төзекләндерелгән өр-яңа лагерьда ял итте. Биредә үткән һәр көн бер-берсен кабатламады. Очрашулар, ярышлар, конкурслар районыбызның төрле авылларыннан җыелган балаларны бер гаилә итеп берләштерде. Әйтергә кирәк, монда әйдәманнарның өлеше зур булды. Лагерь ябылу тантанасында аларның хезмәтләрен югары бәяләнде.

Балалар әти-әниләргә бик матур концерт тәкъдим итте. Бәйрәм чарасы нинди югарылыкта башланса, шундый нотада тәмамланды да.

Балалар ялдан бик канәгать калды. Исән-имин, хәвеф-хәтәрсез үткән смена өчен җитәкчеләр дә куануларын әйтте.

Сау бул, "Романтик", матур көннәр, кызыклы очрашулар, яңа дуслар өчен чиксез рәхмәт сиңа!

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


"Романтик"

Нет комментариев