Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
Республика лидеры үз мөрәҗәгатендә кешелекнең гүзәл яртысы традицияләрне саклауда бәяләп бетергесез роль уйный, дип ассызыклады
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче хатын-кызларга Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгать итте. Ул язгы бәйрәмне мәхәббәт, сизгерлек һәм эчке гармонияне гәүдәләндерүче хатын-кызларга чиксез рәхмәт һәм соклану сүзләрен белдерү өчен менә дигән сәбәп дип атады.
Республика лидеры үз мөрәҗәгатендә кешелекнең гүзәл яртысы традицияләрне саклауда бәяләп бетергесез роль уйный, дип ассызыклады.
«Нәкъ менә сез тормыш бүләк итәсез, балаларга чын кешелек кыйммәтләрен һәм әхлакый ориентирларны саклык белән саласыз, мәдәниятне һәм туган телне тапшырасыз, гражданлык хисе һәм Ватанга мәхәббәт тәрбиялисез», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан рәисе бүген алгы сызыктагы якыннарын көтүчеләргә аерым игътибар бирде. "Һәрвакыт хатын-кыз образы илһам чыганагы булды, сәнгать әсәрләрендә чагылыш тапты, ә иң авыр мизгелләрдә батырлыкларга һәм казанышларга рухландырды. Бүген дә сугышчыларыбызның хатыннары һәм әниләре гаилә учагын ышанычлы саклыйлар һәм Ватанны саклаучыларга һәрьяклап ярдәм итәләр, аларга ныклы таяныч булып хезмәт итәләр, Җиңүгә ышаныч уяталар», – дип ассызыклады Миңнеханов.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев