Салавыч күппрофильле лицеенда рәсми рәвештә агросыйныф ачылды
Проект Татарстан хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Рамил улы Нотфуллинның зур иганәчелек ярдәме белән гамәлгә ашырыла
2025 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә укытуның яңа агротехнологик профиле барлыкка килде. Бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының бер өлеше булып тора.
Проектның максаты-авыл хуҗалыгында инновацияләрне ничек кулланырга икәнен белгән кадрлар резервын формалаштыру. Шул уңайдан бүген Салавыч күппрофильле лицеенда да агросыйныфлар эшчәнлегенә старт бирелде.Чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
Проект Татарстан хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Рамил улы Нотфуллинның зур иганәчелек ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Укучылар биредә физика, химия, биология, математиканы - югары аграр уку йортларына керү һәм җирдә заманча технологияләр белән эшләү өчен бөтен алымнарын өйрәнәчәкләр.
Проектның уңышлы эшчәнлеге - 2030 елга агросәнәгать комплексы предприятиеләрен 95% хезмәткәрләр белән тәэмин итү. Милли проект буенча хуҗалык 35 яшькә кадәрге яшь белгечләрне, шулай ук агросәнәгать
комплексында 5 елдан артык эшләүче тәҗрибәле хезмәткәрләрне җәлеп итәргә ниятли.
Агросыйныфларда белем алган укучылар яңа технологияләрне бүгенге эшчәнлеккә кертү өчен безнең дәвамчылар булыр дип ышанам,- диде район башлыгы үз чыгышында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев