Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Салавыч укучыларына республиканың Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе рәхмәт белдерә

Бүләкне гаиләләргә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Лилия Һадиева тапшырды

Быел 1 сентябрь — Белем көне Салавыч укучылары Саттарова Рәзилә, Саттарова Эллария, Галимҗанов Кәрим һәм Гарифуллин Алмаз өчен аеруча истәлекле көн булып тарихка кереп калачак.

Бәйрәм тантанасында әлеге укучыларга һәм аларның әти-әниләре – Гөлназ-Фәрдүс Гарифуллиннар,  Людмила-Рәфкать Саттаровлар, Эльвира -Флүн Галимҗановлар, Рәзинә-Рәсим Саттаровларга Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Рәхмәте белдерелде. Бүләкне гаиләләргә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Лилия Һадиева тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Гыйләҗев Ранил Фәрит улы җитәкчелегендәге Салавыч күппрофильле лицее укучылары Екатеринбург шәһәрендә узган яшь хәрәкәт инспекторларының «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. 2025 елда яшь инспекторлар Белоруссиянең Жлобин шәһәрендә узган «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында Россия данын яклап чыгыш ясады һәм беренче урынга лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев