Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Татарстанда ишегалдын иң яхшы кышкы бизәүгә конкурс старт ала

Тавыш бирү ике этапта «Татар-информ» сайтында узачак

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ишегалды территорияләрен иң яхшы кышкы бизәүгә «Ә безнең ишегалдында – 2026» конкурсы башлануы турында игълан итә. Катнашуга Татарстанда яшәүчеләр чакырыла-шәхси йортлар да, күпфатирлы йортлар да.

Конкурсның максаты-халыкның иҗади инициативасын хуплау, күршелекне үстерү, бәйрәмчә кышкы атмосфера булдыру һәм ишегалларын бизәүдә оригиналь идеяләрне хуплау.

Конкурста катнашу өчен бәйрәмчә бизәлгән ишегалдының фотосурәтләрен һәм/яки видеоролигын ясарга; бизәлешне тасвирлап кыскача комментарий әзерләргә; торак пунктны һәм районны күрсәтергә кирәк.

Конкурс материалларын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битендә #аунасводворе2026 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Катнашучының бите конкурс уздыру чорына ачык булырга тиеш. Бер катнашучы бер конкурс эшен бирә ала.

Гаризалар 2026 елның 20 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк.

Тавыш бирү ике этапта «Татар-информ»сайтында узачак.

Беренче этап 28 гыйнвардан 1 февральгә кадәр узачак, аның нәтиҗәләре буенча финалга иң күп тавыш җыйган 10 катнашучы чыгачак. Тавыш бирүнең икенче этабы 3 февральдән 8 февральгә кадәр узачак, анда конкурсның өч җиңүчесе билгеләнәчәк.

Конкурска 2026 елның 10 февралендә йомгак ясаячакбыз. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр белән бүләкләнәчәк, ә нәтиҗәләр турында мәгълүмат «Татар-информ»агентлыгының сайтында һәм социаль челтәрләрендә бастырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев