Салавыч авыл волонтерлары өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды
Кичәдә волонтерлар штабына йөрүче 30дан артык волонтерларыбыз катнашты
«Игелекле йөрәкләр» исеме астында Салавыч авыл волонтерлары өчен әдәби- музыкаль кичә оештырылды.
Кичәдә волонтерлар штабына йөрүче 30дан артык волонтерларыбыз катнашты.
Кичәне авыл җирлеге башлыгы Рәсим Кадим улы Латыйпов ачып җибәрде.Аларга шундый изге эшләрдә катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде, шулай ук волонтер кенәгәләре дә тапшырды.
Чарада шулай ук районыбызның өлкән волонтеры Лена апа Вәлиева да катнашты. Шулай ук жылы сүзләрен әйтеп, волонтерларыбызга Рәхмәт хаты тапшырды.
Изге күңелле волонтерлар өчен оештырылган кичә җыр-биюләр, матур шигырьләр укып, күңелле уеннар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев