Укытучылар көне белән!
Көн темасы

Укытучылар көне белән!

Укытучылар көне беркемне дә битараф калдыралмый торган иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе

Хөрмәтле  мөгаллим һәм мөгаллимәләр, мәгариф ветераннар, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!

 Һәркемнең тормышында үзенең укытучысы – хәреф танырга өйрәткән, җитәкләп белем дөньясын алып кергән, олы юлга хәер-фатихасын биргән остазы бар. Шуңа күрә Укытучылар көне  беркемне дә битараф калдыралмый торган иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Остазлар салган юллар буйлап,  район мәгарифен яңа биеклеккә күтәрүдә  кулга-кул тотынып эшләвебез укытучыларыбызның эшчәнлеген камилләштерүгә,  һөнәри үсеш өчен шартлар булдыруга йөз тота, район мәктәпләренең рейтингын билгеләү дә нәтиҗәле күрсәткечләргә этәрә.

Киләчәк үсешкә һәм остазлык эшчәнлегенә юнәлдерелгән грантлар, бәйгеләр белән мөгаллимнәргә ярдәм итү системасы тормышка ашырыла. Матди-техник базаны яңарту, дөньякүләм стандартларга туры килерлек яңа техника һәм җиһазлар белән тәэмин итү юнәлешендә дә максатчан эш  алып барыла.

Хөрмәтле мөгаллимнәр! Бүгенге бәйрәм көнендә һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, иҗади уңышлар телим! Балаларга биргән күңел җылыгыз үзегезгә укучыларыгызның тирән ихтирамы һәм  зур уңышлары булып әйләнеп кайтсын!

Рамил Нотфулллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы


Укытучылар көне

Нет комментариев