Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Үзәк зурлар китапханәсендә «Мин бит, хатын-кыз» әдәби музыкаль кичә узды (видео)

Җылы эчтәлектәге сүзләр, җыр-моң белән үрелеп барган чарада һәр гүзәл ханым да үзенең үзенчәлеге белән бәйрәм түрен бизәде

Халыкара хатын кызлар көне-Яз бәйрәме якынлашканда, Балтач Үзәк зурлар китапханәсе «Мин бит, хатын-кыз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә китап укучыларына үзенең иң матур бәйрәм мизгелләрен бүләк итте.

Чараның махсус кунаклары-районыбызның йөзек кашлары: үзенең кием коллекциясен булдырган, танылган блогер-Альбина Фазлыева; бар төр кул эшләрен булдыручы, моңлы итеп мөнәҗәтләр уку остасы – Алсу Надршина; актив, сәләтле райондашыбыз, үз остаханәсен ачып, кул эшләре буенча иҗади түгәрәкләр алып баручы-Алинә Зәйнетдинова булды.

Китап укучыларыбыз тарафыннан яратып кабул ителгән «Бүре үче» китабының авторы Әлфия ханым Габдуллинаның яңа иҗат җимеше тәкъдим ителде. Кунакларыбызның кул эшләреннән төзелгән күргәзмә бәйрәм рухын тагын да ямьләндерде. Чара азагында хөрмәтле гүзәл ханымнарга Алинә Зәйнетдинова җитәкчелегендә лалә чәчәгеннән брошь ясау буенча мастер-класс тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби кичә