Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Үзара салым — үзебез өчен

Никадәр иртәрәк җыелган саен, дәүләт акчасы да шулкадәр тизрәк кайтып, авыл җирлекләрен төзекләндерү эшләре дә иртәрәк башлана

Үзара салым турында районда ишетмәгән, белмәгән, аны «татып» карамаган кеше юктыр. Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы республикага ун еллап элек кертелде. 

Авыл халкы үзара салым акчасына юллы булулары, зиратларны төзекләндерүләре, урамнарның яктыртылуы, суүткәргечләрнең яңартылуы һәм башка шундый зур эшләр эшләнүе турында сөенеп сөйли. 

Җыелган акча күләменә карап дәүләт субсидиясе алынып, авылда хәйран зур эшләр башкарыла. Авыл тормышындагы мөһим мәсьәләләр шул акча хисабына хәл ителсә дә, кайбер җирлекләрдә үзара салым — авыл халкының авырткан җире. Бу сүзне ишетүгә кайберәүләрдә аллергия башлана. Шул авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. Әзергә-бәзер булып яшәүгә өйрәнеп барабыз бугай. «Нигә без түләргә тиеш, дәүләт эшләсен», «Фәлән районда, фәлән авылда фәлән генә сум, бездә нигә шулай?» ише сорауларны авыл җирлеге башлыклары еш ишетә. 

Дөрес, андыйлар күп түгел, ә шулай да кеше күңеленә коткы салу, киресен сукалап йөрү безнең тормышны бизәми. Авыл җирлекләре акчаны апрель аена кадәр җыеп тапшырырга тиеш. Никадәр иртәрәк җыелган саен, дәүләт акчасы да шулкадәр тизрәк кайтып, авыл җирлекләрен төзекләндерү эшләре дә иртәрәк башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым