Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Васил Шәйхразыев Балтачтагы эш сәфәрен «Балтач нуры» мәчетеннән башлады

Кунакларны биредә дини гыйлем алучы балалар матур һәм эчтәлекле чыгышлары белән каршы алды

Бүген районыбызга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән килде.

Васил Габтелгаяз улы район башлыгы Рамил Нотфуллин озатуында "Балтач нуры"мәчетендә булды. Биредә мәчетнең имамы һәм мәхәллә җитәкчесе Илгиз хәзрәт белән очрашып иман йортындагы эшчәнлек, дини һәм тәрбияви белем бирү белән танышты.

Мәчеттә бертөркем хатын-кызлар махсус хәрби операциядәге егетләр өчен әзерләп җибәрелүче ашларга токмач кисәләр, хуш исле үләннәрдән чәйләр әзерлиләр. Биредә шулай ук мохтаҗларга киемнәр җыеп тапшыру белән дә шөгыльләнәләр. Җитәкчелек мәхәлләнең һәм иман йортының әлеге юнәлештәге эшчәнлекләрен дә хуплады, игелекле эшләргә алынган райондашларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев