Ватанны саклаучылар көне белән котлау
Хөрмәтле райондашлар!
Хөрмәтле ир-егетләребез, сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм — хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе. Аны ветераннар да, профессиональ хәрбиләр дә, киләчәктә хәрбиләр сафына басачак яшь буын вәкилләре дә билгеләп үтә.
Бүген үз бурычы дип туган җиребезне саклауны, аның мәнфәгатьләрен яклауны санаган, тормышы һәм эше бердәм максатка — бөек илебезнең иминлеге һәм чәчәк атуы хакына юнәлтелгән һәркем Ватанны саклаучы булып тора.
Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар, Кораллы Көчләр ветераннарына, запастагы рядовой хәрбиләргә һәм офицерларга, бу бәйрәм көнендә дә үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләргә дә рәхмәт сүзләрен әйтәм. Аерым ихтирам хисләрен хәрби хезмәткәрләр белән бөтен авырлыкларны уртаклашкан һәм алар өчен ышанычлы тыл булып торган Ватан сакчыларының туганнарына һәм якыннарына җиткерәм.
Хәзерге вакытта якташларыбыз махсус хәрби операция барышында Ватанны фидакарьлек белән яклыйлар. Без алар белән горурланабыз, аларны хөрмәт итәбез, тизрәк исән-сау өйләренә кайтуларын көтәбез.
Хөрмәтле Ватанны саклаучылар! Бу матур көндә чын күңелдән һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм һәр гаиләгә тынычлык телим.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев