Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җиңүче - Балтач егете

Илнар Закиров 300 мең сумлык сертификатка лаек булды

29 августта Кабан күле яр буенда көтелгән чара – биш еллык «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының нәтиҗәсе буларак «Бию көрәше» бәйгесенең финалы узды. дип яза Татар-информ.

Конкурс җәй башында ук старт алган иде, финалга 20 катнашучы чыкты. Шарт буенча ярышта профессионал биючеләр катнаша алмый. Бу хакта бәйгене оештыручылар хәбәр итә.

Бәйрәм кичен танылган алып баручылар – Замирә Рәҗәпова белән Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров – финалистларны жюри әгъзаларына тәкъдим итте, һәм сәхнәдә төп бүләк – 300 мең сум өчен көрәш башланды.

Берничә турдан соң финалда бары ике катнашучы калды – Төмәннән Лилия Сәйдуллина һәм Балтачтан Илнар Закиров. Җиңүчене билгеләү хокукы тамашачыларга бирелде. Алар икесен дә көчле алкышларга күмде, шулай да Балтач егете өчен тавыш күбрәк иде. Шулай итеп, беренче тапкыр үткәрелүче «Бию көрәше» батыры итеп Илнар Закиров сайланды, аңа 300 мең сумлык сертификатны «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының инициаторы Гүзәл Сәгыйтова тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев